Прокуратура аңлата

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Исереклек факты махсус приборлар аша, ә наркотик һәм психотроп исереклекне- машина йөртүченең биологик сыеклыгын (урина) химик-токсикологик тикшерү юлы белән билгеләнә.

Тикшеренүләр үткәрү өчен законда каралган нигезләрнең берсе генә булса да кирәк: авыздан алкоголь исе, басып торуның тотрыксызлыгы, сөйләшнең бозылуы, кешенең тире катламнарының төсе кискен үзгәрүе, үз-үзен тотышы.

Исереклек фактын раслаганда, административ җаваплылык җитә.

Административ эшләр бары тик суд тарафыннан гына карала.

Җәза сыйфатында, 1,5-2 елга кадәр автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнергә мөмкин.

Җинаять җаваплылыгы исерек хәлдә булган шофер, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, саксызлык аркасында кешеләрнең сәламәтлегенә авыр зыян китергән яки үлеменә китергән (РФ ҖК 264 ст.).

Әлеге статьяда каралган гамәлләр өчен максималь җәза – 15 елга иректән мәхрүм итү.

Җинаять эшләрен тикшерүне Эчке эшләр органнары тикшерүчеләре алып бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International