Менделеевск районында легаль булмаган әйләнештә булган сыра тартып алынды

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Тикшерү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре авыл кибетләренең берсендә товар-озату документларыннан башка сыра сату һәм ЕГАИС системасына тоташтырылмау фактын ачыкладылар. Моннан тыш, алкоголь продукциясен сату стационар булмаган сәүдә объектында гамәлгә ашырылган, бу гамәлдәге законнар белән тыела.

Законсыз әйләнештән 40 литрдан артык сыра һәм сыра эчемлекләре алынган. Хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International