Камай авыл китапханәсе «Блокада турында укыйбыз» II Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы - "Т.А.Маврина исемендәге Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе" коммерцияле булмаган оешмасы.
Акция кысаларында Камай мәктәбендә «Блокаданың газаплау боҗрасында» дигән тарихи дәрес узды. Бу көнне балалар Бөек Ватан сугышы тарихының бер героик сәхифәсе белән таныштылар. «Блокада» ның нәрсә икәнлеген һәм тормыш юлын белделәр. Икмәкнең чын бәясен аңлар өчен хәрби икмәк турында сөйләштек. Блокадалы Ленинград икмәге турында ... Балалар блокадалы икмәк составын белделәр, үзләре 125 грамм икмәк үлчәделәр. Менә шундый ипи кисәген кешеләр иң куркыныч ач көннәрдә алган! 125 грамм-шырпы тартмасы зурлыгында ипи кисәкләре..