Бүген, 29 гыйнварда, Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Икътисад, Сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге, Менделеевск районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә 2020 елда алкогольле продукцияне сату, ялган алкогольле продукцияне сату һәм сатуга киртә кую, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен контрольдә тоту, тартып алу, административ йогынты чаралары күрү, авыл торак пунктларын лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү, районның сәүдә объектларына алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.
31.12.202020 ел торышына Менделеевск районында 59 сәүдә объектында 25 оешма алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиягә ия булган: шәһәрдә - 32, авылда - 27, бу узган ел белән чагыштырганда 1 сәүдә объектына күбрәк.
Утырышта шулай ук проблемалы мәсьәләләрне һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын да билгеләделәр.