Район башлыгы Менделеевскида төзелгән яңа сәүдә-ваклап сату объектында булды.
Валерий Чершинцев хезмәткәрләр һәм кибеткә килүчеләр белән аралашты һәм шәһәр халкына продуктларның кайда арзанрак булуын күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтте.
- Кибетләрдә еш кына бер үк азык-төлек бәясеннән аерыла. Сыйфатлы товарлар һәркем файдалана алырлык булырга тиеш, — дип саный Валерий Чершинцев.
Менделеевлылар рәсми ачылыш булмаса да, сәүдә ноктасына йөри башлады инде. Объектны рәсми рәвештә ачу 30 гыйнвар көнне 11:00 сәгатьтә Фомин ур., 14а адресы буенча булачак.
- Урнашуы уңайлы, йорт янында. Каймак, эремчек алдым. Татып карыйм, - дип уртаклашты 65 яшьлек Ольга Саттарова.