Китап аша таныйм дөньяны

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

28 гыйнвар көнне, Татар китапханәсе 7 нче бакча балаларын кабул итте. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны балалар өчен басмалар белән таныштырды, китаплар аша бик күп сорауларга җавап табу, дөньяны өйрәнү мөмкинлеге турында сөйләде.  

Балалар китапханәдәге иң кечкенә, иң зур, иң калын һәм нечкә китаплардан әзерләнгән күргәзмәне кызыксынып карадылар. Татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән әзерләгән, китап турында шигырьне сөйләделәр, табышмак һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Сабыйлар, С.Маршакның “Китап турында китап” шигыре белән танышкач, китапка сак караш кирәклеген ачыкладылар. Ахырда, бергәләп уку өчен китап һәм журналлар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International