2021 ел-Россиядә фән һәм технологияләр елы. Балалар китапханәсе яшь укучыларга китап, фәнни-популяр басмалар битләре буенча гаҗәеп фәнни ачышлар дөньясына сәяхәт кылырга һәм ел дәвамында гамәлдә булачак «Наука без скуки» дип аталган китап күргәзмәсе - инсталляциясе белән танышырга тәкъдим итә.
Күргәзмә өч бүлектән тора: танылган галимнәрнең тормышы турында басмалар, төрле тәҗрибәләр булган китаплар һәм почемучкиннар белән. Язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре фәне турында сүзләр китерелгән. Китапханәче Е.Назарова күргәзмәгә күзәтү үткәрде, анда укучылар фәнни ачышларның ничек тууын, белем кайдан алынуын белделәр. Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда табарсыз. Тәкъдим ителгән китаплар фәнни белемнәр дөньясын өйрәнергә, укучыларга төгәл фәннәрне өйрәнергә, мөстәкыйль иҗат дәресләренә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк.