Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдән 2021 елның 31 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде.
1 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык көтелә.