Сәйтәк выл китапханәсе «Блокадный хлеб» бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция кысаларында укучылар өчен "Блокадалы Ленинград" хәтер дәресе үткәрелде.
Китапханәче Данилова Е.И. катнашучыларга шәһәрнең кешелек тарихы өчен иң озак һәм куркыныч блокадасы турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Балалар Ленинград халкының авыр тормышы турында белделәр. Р.Ходзаның «Дороги жизни», «Дорогой мужества» һ. б. китаплары укылды.