Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән социаль түләүләр арта.
Көтелә торган 3,7% урынына алар 4,9% ка индексацияләнгән. Айлык акчалата түләүләрне алучыларга арттыру кагылачак. Бу Татарстанда яшәүче 327 791 кеше. Аларга инвалидлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, радиациягә дучар булган кешеләр, Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм кайбер башка гражданнар керә. Индксация күләме 2020 елга инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнгән. Моннан тыш, ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы 4,9% ка индексацияләнә. Закон буенча ул ЕДВ алучыларга тиеш, һәм хезмәт яки акча белән күрсәтелә. Җыелманың бәясе аена 1 211,66 сумга кадәр: дарулар, медицина эшләнмәләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент - аена 933,25 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (аена акча эквиваленты - 144,37 сум),
шәһәр яны транспортында яки халыкара транспортта дәвалану урынына бушлай йөрү (акча эквиваленты - аена 134,04 сум).