2 февраль — Россиянең Хәрби дан көне-Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак билгеләп үтелә. Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң эре сугышларның берсе ул 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 1943 елның 2 февралендә тәмамлана.
Менделеевск шәһәренең туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 1 нче мәктәптә Батырлык дәресе үткәрде, анда бондюгларның Сталинград фронтында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләделәр.