Гражданнарны кабул итү

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2 февральдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. 

Чираттагы кабул итү барышында 2 мәсьәлә каралды, алар күп балалы гаиләләргә торак бирү һәм торак шартларын яхшырту белән бәйле иде.

Сораулар алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International