Монаш авыл китапханәчесе 2 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен “Сәламәтлеккә - даруларсыз” дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрде.Китапханәче балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге, шәхси гигиенаны үтәүнең, чыныктыруның, дөрес туклануның мөһимлеге турында әңгәмә уздырды, күргәзмәдә китапларга күзәтү үткәрде. Балалар уеннарда катнаштылар, дөрес туклану турындагы табышмакларга җаваплар таптылар.