2020 елның 1 августыннан башлап Менделеев районында Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә гражданнарны кабул итү түбәндәге тәртиптә үткәрелә:
1) гражданнарны шәхси кабул итү атнаның өч эш көне буенча оештырылды: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, алдан язылу буенча;
2) чәршәмбе һәм җомга көннәрендә кергән документларны һәм белешмәләрне эшкәртү башкарыла, дәүләт хезмәтләрен күрсәтү нәтиҗәләрен әзерләү, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында, электрон рәвештә кергән гаризаларны эшкәртү тәэмин ителә;
3) атнаның 5 эш көнендә 3 мәсьәлә буенча гражданнарны кабул итү тәэмин ителә:
- кунак компьютеры ярдәмендә консультатив ярдәм күрсәтү белән ЕСИА да теркәү, раслау яки яңадан торгызу.
- җирләүгә пособие рәсмиләштерү;
- пенсиягә чыгучы затлар белән алдан эшләү өчен документлар тапшыру;