«Сталинград. Үлемсез батырлык "- шундый исем астында 2 февраль көнне Ижевка урта мәктәбендә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә багышланган батырлык дәресе узды. Чара Юнармия отряды (җитәкчесе Самарина И.Б.) һәм авыл китапханәчесе Останина И.М. катнашында узды. Чарада 1-6 сыйныф укучылары катнашты.