8 февральдә Сергей Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Д. И. Менделеевның туган көне уңаеннан митинг булды. Әлеге чараны "Ля-ля-фа" балалар вокаль-эстрада студиясе башкаруында "Туган як" җыры белән (Лира Улько җитәкчелегендә) ачып җибәрде. Алып баручылар Эльвина Сайранова һәм Лаврентий Аванесян галимнең бөек казанышлары турында сөйләделәр һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Игоревне Ямалеевага сүз бирделәр.