Менделеевлылар сугышчан сәнгатьнең III Евразия Ачык студентлар уеннарында катнашты

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

6-7 февраль көннәрендә Уфа шәһәрендә сугышчан сәнгатьнең III Евразия ачык студентлар уеннары узды. Ярышларда 9 ил, Россиянең 45 төбәге катнашты. "Сатори" спорт клубы командасы каратэ (тулы контакт) һәм комбат составында катнашты һәм 7 бронза медаль яулады:


Тимиркеев Илья


Низаметдинов Айдар


Штыков Стефан


Ганиев Камил


Антонов Антон


Евдокимов Кирилл


Безнең көрәшче Тимиркеев Илья беренче тапкыр комбат - mix-wrestling бүлегендә көч сынап карады, лаеклы өченче урынны алды.

Тренерлар составы: Егоров Артем, Богатова Лиля.

Ата-аналарга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, аларның финанс ярдәме әлеге ярышларга барып кайтырга мөмкинлек бирде.

Фотода ТР җыелма командасы (Менделеевск, Әгерҗе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International