Кинотеатр директоры Миләүшә Канипова аңлатканча, чараның максаты-татар яшьләрен бердәм берләштерү.
«Җиңел форматта» дип аталган беренче танышу кичәсенә төрле һөнәр ияләре һәм эшчәнлек төрләре вәкилләре килгән иде. Алар үзләре, гаилә һәм мавыгулары турында сөйләделәр, берләшмәне алга этәрү буенча конкрет тәкъдимнәр әйттеләр.
Теләкләр арасында танышу клубы, татар җыры балалар ансамбле булдыру, телне тирәнрәк өйрәнү, «Татар гүзәле» конкурсын торгызу һ.б. бар иде.