9 февральдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында 2 мәсьәлә каралды, алар йортка капиталь ремонт үткәрү һәм газ тоташтыру белән бәйле иде.
Сораулар алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.