Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.

Киңәшмәдә 9 февральдә узган шахмат зонасын ачу чаралары һәм бу атнада булачак чаралар: Пастернак укулары һәм чаңгы-2021 турында фикер алыштылар.

ЕДДС хәбәре буенча, бер тәүлек эчендә гадәттән тыш хәлләр булмаган.

Шулай ук юлларны кардан чистарту, шәһәр маршрутлары эше буенча сораулар да күтәрелде.

Үзәк район хастаханәсе хәбәр иткәнчә, коронавировать инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә, өстәмә рәвештә 90 доза килгән. Вакцина мәсьәләләре буенча терапевтка мөрәҗәгать итәргә яки телефон буенча шалтыратырга була: 2-19-82.

УК буенча 15 мөрәҗәгать кергән, заявкаларның бер өлеше үтәлгән, бер өлеше - эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International