13 февральдә Менделеевск «Татарстан чаңгы юлы-2021»узышына кушылачак. Чаңгы базасында узачак спорт чарасында барлык теләүчеләр катнаша ала. Яше буенча бернинди чикләүләр дә юк, бары табибтан рөхсәт алу турында белешмә генә кирәк.
«Татарстан чаңгы юлы» нда катнашу өчен 8.30 сәгатьтән 9.45 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк. Сәгать 10да «иң көчлеләр ярышы» (18 яшь һәм өлкәнрәк, ир-атлар һәм хатын-кызлар) старт ала. 10.45-тантаналы ачу, 11 сәгатьтә массакүләм чабыш була.
Катнашучылар өчен 1, 2 яки 5 км. га йөгерүләр оештырылачак.
Өлкәннәр өчен-60 сум, балалар өчен-40 сум чаңгы прокаты оештырылачак.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.