Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә башында район башлыгы ТОСЭР бүлегенең баш белгече Эльвира Шәймәрданованы туган көне белән котлады.
Киңәшмә барышында 4 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар. Район башлыгы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча чараларны Бердәм мәгълүматлар базасына теркәргә кирәклеген ассызыклады.
"Бердәм Россия" хәбәренә караганда, узган тәүлектә 1 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 2 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Яр Чаллы-Әгерҗе трассасында-5, Алабуга - Ижевск - 3, шәһәр буенча 5 берәмлек техника кар чистартыла.
Район башлыгы тиешле хезмәтләргә шимбә көнне җылы һава шартлары белән бәйле рәвештә тротуарларны һәм ишегалды территорияләрен максималь рәвештә кардан чистартырга кушты.
РҮХ штат режимында эшли. Коронавирус регистрында 51 кеше. Кичә коронавируска 25 кеше прививка ясаткан. Мобиль комплекс бу атнада Енабердино авылында эшли. Песәйдә 251 кеше тикшерелгән.