Менделеевскида социаль ипотека программасы буенча торак йортны 2021 елның икенче кварталында төзеп бетерергә планлаштыралар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерү Менделеевскида түбәндәге адрес буенча төзелә торган күпкатлы торак йортта узды: Габдулла Тукай ур., 2 нче йорт. Бина «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль ипотека программасы буенча төзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә. "Хәзерге вакытта объектта фатирларның эчке бизәлеше буенча эш алып барыла: тарттырылган түшәмнәрне урнаштыралар, бүлмәләр арасында ишекләр урнаштырыла, обойлар ябыштырыла, йортны су белән тәэмин итү системасына тоташтыралар, су үлчәү узелын җиһазландыралар", - дип сөйләде ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин. Проект нигезендә, биш катлы йорт 60 фатирга исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 4270 кв.метр тәшкил иткән. Йортны ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзүче булып тора. Ташламалы ипотека республика программасы буенча күптән көтелгән фатирларны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International