Китапханә өлкәннәр өчен ял һәм аралашу урыны да. Камай авылы китапханәсе каршында өлкәннәр өчен “Диләфрүз” аралашу түгәрәге эшли башлады.
Беренче очрашуда түгәрәкнең юнәлешен, алдагы көннәргә планнарны билгеләдек. Китапханәче Г.Галимуллина үлән чәйләренең файдасы турында мәгълүмат бирде. Апалар гөлҗимеш, юкә чәчәге, сырганак, җир җиләге, иван чәйне кайсы очракларда кулланырга ярамаганы турында да белделәр, үзләренең тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар.
.jpg)
.jpg)