Татар теле безгә кирәк.
Менделеев районының беренче татар яшьләре очрашуында төп фикер шул иде.
8 февраль "Юность" кинотеатрының кече залында "Җиңел формат" дип исемләнгән чара үтте. Оештыручысы Миләүшә Канипова - кинотеатр директоры.
Очрашу максаты: татарларны берләштерү, туган телдә аралашу площадкасы булдыру, районда яңа форматлы чаралар планлаштыру.
Барлыгы 16 актив кеше катнашты чарада. Арасында почетлы кунаклар да булды:
Рәйханә Фархетдинова - Менделеев районының үзәкләштерелгән клублар системасы директоры, Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе рәисе;
Рәхилә Мирзаянова - Менделеев яңалыклары гәҗитенең корреспонденты, директор урынбасары.
Кичә җылы атмосферада үтте. Һәр килгән кеше рухланып татар телен саклау темасына үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйтте.
Очрашулар регуляр үтәчәк дип нәтиҗә ясалды. Икенчесе февраль азагында яңа проектлар буенча "Мозговой штурм" рәвешендә узачак.
Чара татарча чәй өстәле артында тәмамланды.
Һәр килгән кешегә рәхмәт сүзләре белдерелде.
Татар яшьләрен яңа оешмага чакырабыз! Тулырак 89503096696 номеры буенча белә аласыз - Миләшә Канипова.
