Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе республикага күпләп сату оешмалары керткән алкоголь продукциясенең сыйфатын, куркынычсызлыгын, легальлеген һәм әйләнешен тикшерүне үткәрә. Алкоголь продукциясенә тикшерү нәтиҗәләре буенча теркәү номеры салынган стикер китерелә һәм норматив документлар таләпләренә һәм күзәтү документларына туры килүен раслау турында таныклык бирелә.