14 февраль көнне Кокшан авыл клубында Гашыйклар көненә багышланган чара узды. Балалар белән "валентинкалар үз куллары белән"дигән мастер-класс үткәрделәр. Өлкәннәр дә читтә калмады. Whatsapp төркемендә халык белән бергә теләкләр һәм котлаулар куелды. Барысына да бик ошады, шулкадәр позитив һәм күңел ачу.