Татарстанда суд табигатьне саклау прокуроры таләпләрен хуплады һәм җирле үзидарә органына калдыкларны вакытлыча туплау мәйданнарын эксплуатацияләгәндә санитар-эпидемиологик законнар таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә йөкләде

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы калдыклар белән эш итү өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерде.

Авиатөзелеш районында урнашкан ТКО вакытлыча туплану мәйданчыгын эксплуатацияләгәндә «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» муниципаль казна учреждениесе тарафыннан санитар-эпидемиологик, табигатьне саклау законнары таләпләре үтәлми, дип билгеләнгән.

Тәртипне бозуларны бетерү максатыннан учреждение җитәкчесенә күрсәтмә кертелде


Закон бозуларны бетерү чаралары вакытында кабул ителмәү сәбәпле, прокурор судка мөрәҗәгать итте.

Суд карары белән прокурор таләпләре канәгатьләндерелгән. Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына һәм учреждениегә контейнер мәйданчыгын төзекләндерү бурычы йөкләнгән.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International