Менделеевскида Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга багышланган митинг булды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Сугышчы-интернационалистларга мемориал янында гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган митинг булды.

Чәчәкләр салу Мәңгелек уттан башланды һәм Геройлар Аллеясында дәвам итте.

Митингта катнашучылар арасында Әфган сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның әниләре, ветераннар Советы һәм пенсионерлар берлеге әгъзалары, Яшь армиячеләр, шулай ук шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре бар иде.

Митингта катнашучыларга Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Менделеевск районы хәрби комиссары Сергей Залуженко мөрәҗәгать иттеләр, һәлак булган геройларны искә алып, барысына да тынычлык, иминлек теләделәр. 

Аннары җыелучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митинг һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International