Абалач авыл китапханәсендә Ленинградны саклауга һәм азат итүгә багышланган "Бөек шәһәр өчен" батырлык дәресе узды.
Сүз бөек шәһәргә керү юлларын яклаган көрәшче татарстанлылар турында барды. Һәр полк, дивизия геройлары арасында Татарстанда туучылар аз булмады. Балалар китапханәче биргән сугыш чоры медальләрен игътибар белән тыңладылар һәм рәхәтләнеп карадылар.