Пенсияне илтеп җиткерүне үзгәртү ысуллары

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Пенсионер үз теләге белән пенсияне илтеп җиткерүче оешманы, шулай ук пенсия алу ысулын (өйдә, илтеп җиткерүче оешма кассасында, йә кредит оешмасында пенсионер исәбенә пенсия суммасын исәпләү юлы белән) сайларга хокуклы. Моннан тыш, пенсионер өчен билгеләнгән пенсияне ул сайлаган ышанычлы зат алырга мөмкин. Пенсияләрне китерү ысуллары: - Россия почтасы аша - пенсионер өйгә яки яшәү урыны буенча почта бүлекчәсендә пенсия алырга мөмкин; - банк аша - пенсионер банк бүлекчәсе кассасында пенсия алырга яки банк картасын рәсмиләштерергә һәм акчаларны банкомат аша төшерергә мөмкин. Пенсионерга илтеп җиткерү яки аның үзгәрү ысулын сайлау өчен бу хакта ПФРның территориаль органына аның өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән хәбәр итәргә кирәк: - язмача, Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органының яисә КФҮ аша клиент хезмәтенә гариза биреп;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International