14 февраль көнне Турай мәдәният йортында Гашыйклар көненә багышланган "Валентинка бүләк ит" дип исемләнгән кызыклы күңел ачу-уен программасы үткәрелде. Чара башында катнашучыларга «гашыйклар көне» дигән күңелле һәм танып-белү викторинасында катнашырга тәкъдим ителде. Аннан соң теләүчеләр күңелле һәм шаян уеннарда катнаша алдылар. Кичә дәвамында мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар яңгырады. Чара ахырында барлык катнашучылар «валентинкалар»белән алмаштылар.