Сорау: Мин пенсионер, миңа инвалидлык билгеләделәр. Миңа ПФРга мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Җавап: Айлык акчалата түләү (ЕДВ) инвалид һәм инвалид балаларга хәзерге вакытта актив режимда билгеләнә, ягъни гражданнарга аны рәсмиләштерүгә гариза бирергә кирәкми.
Хәзер түләү инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары буенча РФ Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан рәсмиләштерелә. ЕДВ кешене инвалид яисә инвалид бала дип таныган көннән алып инвалидлык турында белешмәләр реестрына кергән вакыттан алып 10 көн эчендә билгеләнә.
ЕДВ билгеләү турында хәбәрнамә Дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинетына, электрон почта адресына (булган очракта), яки смс-хәбәрдә керә.
Сорау: Мин банк аша пенсия алам. Виза картасына пенсия күпме санга кадәр түләнәчәк?
Җавап: Пенсия һәм башка социаль түләүләрне «Мир» милли түләүле системасына карамый торган банк карталарына исәпләү 2021 елның 1 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак.