15 февральдә Менделеевск районы башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча штаб узды.
Штабта Вячеслав Сергеев - "Нептун" ИК директоры, Артур Захарян - "ММР инвестицион һәм инфраструктур үсеш идарәсе" МАУ башлыгы, Павел Лизунов - төзелеш һәм ТКХ бүлеге башлыгы, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Очрашуның төп максаты бурычларны киметү эшен оештыру мәсьәләсе булды.
Предприятиеләр һәм оешмалар үз хезмәткәрләре белән торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларны киметү буенча эш алып барачак, ә ТКХ буенча штаб атна саен үткәреләчәк, дип хәл ителде.