Турай авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә 17 февральдә “Әфганстан-авырту һәм хәтер” батырлык дәресе үткәрде.
Укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук безнең солдатларның, бик катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәткәннәре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаганнары турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары белән очрашуга авылдашлары Минеханов Флёр Махаматнурович килде. Ул Әфган сугышы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Чара "Әфганстан" видео-презентациясе белән үрелеп барды.