15 февраль көнне Иске Гришкино авыл китапханәсендә, мәктәпкә ияреп, язучының 115 еллыгына багышланган “Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь” дигән исем сәгате үткәрелде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Угольникова А.А. шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакыт турында сөйләде. Китапханәче Бармакова Г.и. герой-шагыйрьнең әдәби мирасына күзәтү үткәрде, «Моабит дәфтәрләре» нең туган ягына кайтуы турында сөйләде.