Клиент хезмәте Менделеевск районында әле 5 мең сумлык бер тапкыр түләнә алмаган гаиләләргә агымдагы елның 31 мартына кадәр тиешле гариза бирү кирәклеге турында искә төшерә. Бу ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр теркәлгән гаиләләргә дә кагыла. Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.
Искәртеп узабыз, Президент Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларына, опекуннарына һәм попечительләренә йөкләнгән һәм гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә тапшырды.
Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган очракта, ата-аналар ел дәвамында Пенсия фонды биргән балаларга бер генә түләү өчен дә мөрәҗәгать итмәгән очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән башлап туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.
Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турында таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Гариза, шулай ук, әгәр ата-аналарның инде балалары өчен түләүләр алган, банк счеты ябылган булса, кирәк булачак. Гариза рус телендә Әти-әни, баланың рәсми вәкиле яки опекун тарафыннан тутырыла.
Әгәр гариза опекуннан (попечительдән) бала алынса, клиент хезмәтенә вәкаләтләрен раслаучы документларны тапшырырга кирәк. Клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү бала туу турында таныклык Россия Федерациясеннән читтә бирелгән очракта да таләп ителә.
Тулырак мәгълүматны РПФның төбәк «кайнар линия» белгечләре аша 8 800 600 0 357 (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.