Менделеевск районында пенсиягә 80 яшьтән өлкәнрәк булган меңгә якын граждан өстәмә ала

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Районда яшәүчеләрдән кергән сорауларга бәйле рәвештә, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен пенсиягә өстәмә түләүләр турында Менделеевск районында клиентлар хезмәте аңлатмалар бирә. 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарның пенсиясе ел саен индексацияләнә торган иминият пенсиясенә тигез беркетелгән түләү суммасына арта.

Өстәмә картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга, инвалидлыкка бәйле рәвештә ике тапкыр түләнә торган түләүне I төркем инвалидларыннан тыш, 80 яшь тулган көннән үк өстәлә. "Иминият пенсияләре турында" 28.12.2013 No400-ФЗ Федераль закон нигезендә картлык буенча иминият пенсиясенә тиешле өстәмә нигезләрнең берсе буенча билгеләнә: йә 80 яшькә җитү, йә I группа инвалидлык.

Моннан тыш, түләү картлык буенча иминият пенсиясен алучы пенсионерларга бирелә. Әлеге хокук 80 яшькә җиткән һәм картлык буенча социаль пенсия яисә туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы гражданнарга кагылмый.

ПФРга бернинди гаризалар да бирергә кирәкми. Өстәмә 80 яшь тулганнан соң билгеләнә һәм түләнә.

Шулай ук гражданнарның 80 яшькә җиткәннән соң эшкә яраклы булмаган затны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү хокукы туа. Компенсация гариза бирү тәртибендә билгеләнә. Тиешле гаризаларны пенсионер да, тәрбияләүче дә язарга тиеш. Компенсацион түләү караучы кешегә түләнә. 2021 елга компенсация күләме 1200 сум тәшкил итә. Менделеевск районында барлыгы 600дән артык кешегә компенсация түләү билгеләнгән.

Эпидемиологик хәл начар булган шартларда, компенсация түләүләрен рәсмиләштерү өчен гариза бирүнең өстенлекле ысулы-РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә. Шулай ук гаризаны ПФР клиентлар хезмәте аша да алдан язылу яки КФҮ аша бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International