17 февральдә Турай мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Безнең хәтер - Әфганстан" батырлык дәресе үткәрде.
Укучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, шулай ук безнең солдатларның, бик катлаулы шартларда ныклык һәм намуслылык күрсәткәннәре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклаганнары турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары белән очрашуга шул коточкыч сугышта катнашкан авылдашыбыз - Миңеханов Флер Махаматнур улы килде. Ул Әфган сугышы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.