Бәзәкә китапханәсе каршында эшләп килүче “Хәят” аралашу түгәрәге эшен дәвам итә. Чираттагы утырыш, 2021 ел – Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан әдәбиятка багышланды, һәм “Бу китапны укы!” дигән яңа китаплар белән таныштыру сәгате үтте.
Китапханәче ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты милләтнең талантлы шәхесләре турында бастырган китаплар турында сөйләде. Аннары язучы М.Әмирхановның “Бибимәмдүдә абыстай” китабына аерым тукталды. Чөнки татар халкының киң таралу алган олуг шәхесе Тукайның әнисе Бибимәмдүдә, аның якыннары турында әлегә без бик аз белә идек. Әлеге китапны язу өчен М.Әмирханов 3 ел дәвамында шагыйрьнең туган-тумачасын, яшәгән мохитен өйрәнгән. Китап тарихи фактларга таянып язылган булса да укырга җиңел, шагыйрьнең тормышы турында күп мәгълүмат бирә. Китап чарада катнашучыларда горурлану хисләре һәм зур кызыксыну уятты.
.jpg)