20 февральдә рус совет балалар шагыйрәсе, язучы, киносценарист – Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тулды. Турай авыл китапханәсендә «Күңелле балачак иле» дигән кычкырып укулар узды.
Китапханәче Бәйрәмгалиева Зөлхия Миннасхат кызы укучыларга А.Бартоның тормышы, аның нәниләр өчен генә түгел, мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр өчен дә бик күп шигырьләр язуы турында сөйләде. Агния Львовнаның нәфис фильмнар өчен сценарийлар да язганын балалар белделәр. Балалар яраткан шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар һәм тыңладылар, А. Барто әсәрләре буенча «Угадай-ка» викторинасында катнаштылар.