23 февраль көнне Турай мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган квест-уен үткәрелде.
Мондый уен эшчәнлегенең үзенчәлеге шунда ки, бер биремне үтәп, балалар киләсе эшне башкаруга әзерлек алдылар. Уен җылы дустанә атмосферада үтте. Балалар уен вакытында бик бердәм булдылар. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Уен тәмамланганнан соң, балалар бик озак якты тәэсирләре белән уртаклаштылар.