Март башында бөтен дөньяда Бөтендөнья кыргый табигать көне билгеләп үтелә, ул кыргый флора һәм фаунаның матурлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 2 "Б"сыйныф укучылары өчен үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында яшәүчеләргә багышланган «табигать сөючеләр» интерактив уены бик җанлы һәм кызыклы үтте.