Май чабу бәйрәме “Патшабикә - Майбикә”

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы борынгыдан татар авылы булса да, хәзерге вакытта башка милләт вәкилләре дә яшәвен истә тотып, шулай ук быел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан  14 март көнне авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда Май чабу (Масленица) бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәмгә җыелучыларга авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин тәбрикләү сүзләре әйтте. Ә бәйрәмнең күңел ачу, төрле уеннар оештыру, килгән кунакларны белен, мәтрүшкәле тәмле чәй белән сыйлауны клуб һәм китапханә хезмәткәрләре җиренә җиткереп башкарды. Килгән кунаклар бәйрәм ахырында карачкы курчакны яндыруны күзәтеп бер – берсенә ,  яхшы теләкләр, ямьле язлар, матур җәйләр,мул көзләр теләп, күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International