2010 елгы командалар арасында хоккей буенча ачык турнир

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

2021 елның 19 мартыннан 21 мартына кадәр «Айсберг» Боз сараенда Татарстан Республикасының Милли телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча Ачык турнир узды. Турнирда “Көмеш бүреләр 2011” (Алабуга шәһәре), “Көмеш бүреләр” (Алабуга шәһәре), “Ягуар” (Ува бистәсе), “Атлант” (Арча шәһәре), “Айсберг” (Менделеевск шәһәре) командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International