Фольклор сәгате “Фольклор бабайда кунакта”

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә балаларны  халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру максатыннан  “Фольклор бабайда кунакта ”дигән фольклор сәгате үткәрелде.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең һәрберсенә аерым тукталып, алар турында әңгәмә үткәргәч китаплардан әкиятләр укыдылар, тизәйткечләрне дөрес һәм тиз итеп әйтеп карадылар, табышмак әйтештеләр, мәкальләр, аларның мәгънәсе турында сөйләштеләр, сынамышларны укыдылар, үзләре белгәнен дә искә төшерделәр, китапханәче башкаруында  бишек җырларын да тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International