26 март көнне С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында "Гаилә тарихында гасыр кайтавазы - эзлексез Тарихта" гаиләләр фестивале узды. Анда төрле милләт вәкилләренең биш гаиләсе катнашты: татарлар, руслар, марилар, удмуртлар һәм керәшеннәр. Фестиваль барышында гаиләнең бөтен гомерен, милли мәдәни традицияләрне, тарихи тамырларны күрсәтә торган конкурс чаралары узды. Шулай ук һәр гаилә декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсен тәкъдим итте. Барлык гаиләләргә номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды.