Ел саен 2 апрельдә, бөек әкиятче Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары катнашында әдәби сәгать уздырылды. (Укытучылары: Әминова Г.Ф.)
Китапханәче Гөлназ Хафизова бәйрәм тарихын, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия булуы турында сөйләде.
Татар язучыларыннан, 1982 елда рус теленә тәрҗемә ителгән «Заяц на зарядке» («Физзарядка ясый куян») балалар китабы өчен Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев Г.Х Андерсенның халыкара премиясе белән билгеләнде. Шулай ук Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин 1992 елда нәшер ителгән “Иң зур алма” китабы өчен халыкара әдәби бүләккә — мактаулы дипломга лаек булды.
Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды, аннан бергәләп, Ш.Галиев, Р.Миңнуллин шигырьләре укылды.Укучыларга Г.Х.Андерсен әсәре буенча эшләнгән “Патшаның яңа киеме” мультфильмы тәкъдим ителде, эчтәлеге буенча әңгәмә уздырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)