Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча гражданнарның тематик кабул итүен үткәрде. Фикер алышуда авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ришат Хәбипов. Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Ринат Абдуллин, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бакчачы - гаилә терәге” проектының төбәк координаторы Валерий Власов, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, бакчачылык ширкәтләре вәкилләре, экспертлар һәм юристлар катнашты. Трансляция барышында Әлфия Когогина федераль законнар кысаларында төп үзгәрешләр турында сөйләде.