Шимбә көнне 2021 елның 03 апрелендә «Айсберг» Боз сараенда 2011 елгы командалар арасында хоккей буенча язгы турнир узды. Турнирда Алабуга шәһәреннән «Серебряные волки», Минзәлә шәһәреннән «Кречеты», Мамадыш шәһәреннән «Олимп», Менделеевск шәһәреннән «Айсберг» командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча турнирда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар:
1 урын - “Серебряные волки” Алабуга шәһәре
2 урын - “Олимп” Мамадыш ш.
3 урын - “Айсберг” Менделеевск ш.
"Айсберг" командасы тренеры Андреев Александр Николаевич.
Турнирда җиңүчеләр кече кубок белән бүләкләнделәр.